«Сез миңа канат куйдыгыз, Рәшитович...»
«Шәһри Казан» газетасына килү минем күптәнге хыялым иде. Моның шулай икәнен хәзер, еллар үткәч тә, һич икеләнми әйтә алам. Ниндидер эчке тоемлау мине нәкъ менә шушы редакциягә алып килде.
Ул вакытта мин декрет ялыннан соң Яшел Үзән районы газетасында веб-редактор булып эшли идем. «Шәһри Казан» кебек зур басмага килеп керү җиңел түгеллеген дә аңлый идем. Әмма 2020 елның язында тормышымны бөтенләй үзгәрткән вакыйга булды.
«Салават Күпере» микрорайонында мәктәпкә гариза бирү өчен ата-аналарның иртәнге дүрттән чират алып торулары турында язмамны Радик Рәшит улына җибәрдем. Аннан соң да төрле темаларга яздым. Бераз вакыт узгач, ул мине эшкә чакырды.
Озак уйлап тормадым.
Шулай итеп, мин «Шәһри Казан» гаиләсенең бер әгъзасына әверелдем.
Редакция бусагасын атлап кергән көннәрем бүгенгедәй хәтердә. Мондагы атмосфера бөтенләй башка иде. Бер йодрык булып эшләүче коллектив, һәркемнең үз юнәлеше, үз җаваплылыгы. Һәм шул коллективның йөрәге булып Радик Рәшит улы тора иде.
Бу алты ел эчендә ул миңа интернет журналистикасының әллә никадәр серләрен өйрәтте. Сайт белән эшләргә, яңалыкны күрергә, теманы тоярга, укучы белән сөйләшә белергә өйрәтте. Кайчак төн уртасына кадәр языша идек. Сайт турында бәхәсләшә, фикер алыша, киләчәккә планнар кора идек.
Хәзер уйлыйм да, ул безнең һәркайсыбызга вакытын, көчен, тәҗрибәсен кызганмыйча өләшкән икән.
Радик Рәшит улының көчле холкы, бетмәс-төкәнмәс энергиясе, хезмәткә тугрылыгы нәтиҗәсендә «Шәһри Казан» иң көчле басмаларның берсенә әверелде. Әмма бу уңышларның нинди бәягә төшкәнен хәзер генә аңлый башлыйбыз. Без күрмәгән күпме борчулар, күпме җаваплылык, күпме йокысыз төннәр булган аның җилкәсендә...
Ә үзе һәрвакыт тыныч иде.
Мин махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр турында яза башлагач та иң зур терәгем ул булды. «Каһарманлык» сәхифәсенең яшәвендә дә аның өлеше зур. Социаль челтәрләр алып барганда да һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итте.
Иң кадерле мирас булып аның сүзләре калды.
Хәзер дә күз алдымда тора:
«Лилия, то, что нас не убивает, делает нас сильнее».
Аннан соң бераз уйланып өсти иде:
«Ачуың чыкты икән, шул ачуыңны файдалы эшкә юнәлтергә кирәк».
Ә бер сөйләшүдә ул миңа болай диде:
«Онытма, бүген син үз юнәлешеңдә, военкорларны санамаганда, иң көчлеләрнең берсе. Шуны факт итеп кабул ит».
Ул сүзләрне ул чакта гадәти киңәш итеп кенә кабул иткәнмендер. Ә бүген алар миңа васыять булып яңгырый.
Шул сөйләшүләрне кат-кат искә төшерәм.
Телефонны кулга алам да, хәзер язып җибәрер кебек тоела. Яңа идея тәкъдим итәр, сайт өчен «берәр мөгез уйлап тап әле» дияр кебек.
Ләкин телефон дәшми.
Һәм моның белән килешү мөмкин түгел.
Рәшитович...
Сез минем өчен җитәкче генә түгел идегез. Остаз идегез. Кулымнан тотып өйрәтүчем идегез. Үземә ышанырга өйрәткән кеше идегез.
Бүген минем журналист буларак ирешкән һәр уңышымда сезнең өлеш бар. Ул һәрчак әйтә килде: «Онытма, сезнең танылган исемегез бар. Сезне укыйлар һәм беләләр».
Сез миңа канат куйдыгыз, көч бирдегез, үз-үземә ышанырга өйрәттегез.
Сезнең киңәшләрегез күңелемдә мәңгегә сакланачак.
Мин алга таба да сез өйрәткәнчә эшләргә тырышачакмын.
Сез әйткәнчә көчле булырга, бирешмәскә, кешеләр өчен язарга.
Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын, Рәшитович.
Рәхмәт Сезгә.
Барысы өчен дә рәхмәт...
Лилия Гайнуллина