Шәһри Казан / Шахри Казан

Аналитика каналаMaxШәһри Казан / Шахри Казан

7,9кподписчиков
2,7кпостов
Последний пост: 9 июня 2026 г. в 18:00
Перейти
Для рекламодателей

Хотите разместить рекламу в этом или похожем канале? Проверьте условия размещения через партнёра.

Аналитика

Сводка

Надёжная выборка
Подписчики
7,9к
сейчас
Прирост 30д
+433
5,8%
Постов
598
19,9 в день
Средние просмотры
на пост
Медианные просмотры
на пост
View Rate
49,9%
охват к подписчикам
ER
0,7%
реакции к подписчикам
ERR
1,4%
реакции к просмотрам

Динамика

Рост подписчиков

Лучшие посты

Эффективность

Средний охват
на пост
Медиана
просмотры
ER
0,7%
к подписчикам
ERR
1,4%
к просмотрам
824,3
22,1%
1,9к
51,2%
24ч
3,1к
80,8%

Паттерн публикаций

Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
06121823
Лучшие часы
16:00
по частоте публикаций
Постов за период
598
19,9 в день

Сравнение с категорией

Новости и СМИ
2313 каналов в категории, 30д
Подписчики
1473
Охват
1411
ERR
485
Медиана подписчиков: 10,2к
Медиана охвата: 8,2к
Медиана ERR: 0,9%

Форматы контента

Медиа
459 постов
Просмотры
ERR
1,4%
Текст
107 постов
Просмотры
ERR
1,4%
Репосты
32 постов
Просмотры
3,8к
ERR
1,3%
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

Салават күпере чыкты😍😍😍

Изображение из сообщения канала
5,8к33ERR0,6%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

Кукмара районының Олыяз авылыннан Фәйрүзә Хәмидуллинадан бик тәмле бәлеш рецепты😋 Камыр өчен: 1 бокал су, ярты бокал сыек май, тоз һәм он. Катырак итеп камыр басасы да эчлек әзерләгәнче пакетка салып ял иттерәсе. Эчлегенә үрдәк ите (сөяген дә ваклап салам) шакмаклап туралган, бәрәңге, суган, тоз-борыч.

Изображение из сообщения канала
5,7к47ERR0,8%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

“Хәерле көн, классташлар! Быел безнең мәктәпне бетергәнгә 20 ел. Очрашабызмы без быел, юкмы? Инде җәйнең бер ае үтеп бара, ник берегез бер сүз дәшсен. Быелгы очрашуның форматын үзгәртергә тәкъдим итәм мин. Әйдәгез әле бергәләшеп табигать кочагына – тугайга барып утырыйк!” – дигән хәбәр юллаган иде Айдар. “Төркемне җанландырып, бөтенебезне бер учта тотып торырга ярый Айдар син бар әле. Риза, әлбәттә. Кая кушсаң, шунда киләм. Кайчан дисез, шунда кайтам!”, - дип язып җибәргән үзенең ризалыгын белдереп Сиринә. Айдарның очрашу тәкъдимен барысы да хуплап, языша башладылар... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/xikaia/ale-bit-son-tugel-xikaia

Изображение из сообщения канала
5,7к42ERR0,7%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

Финанс белгечләре зур күләмдәге акчаларны өйдә саклауның куркынычсыз да, отышлы да булмавын искәртә. РИА Новости хәбәр итүенчә, “БКС Мир инвестиций” компаниясе фонд базары буенча эксперты Анна Кокорева өйдә сакланган акчаларның “эшләмәвен” һәм инфляция аркасында акрынлап кыйммәтсезләнүен әйткән. “Әгәр сүз зур суммалар турында бара икән, акчаны өйдә тоту куркынычсыз түгел. Моннан тыш, ул табыш та китерми”, — дип ассызыклаган белгеч. “Национальный Банк Сбережений” идарәсе рәисе киңәшчесе Анастасия Кудрявцева да шул ук фикердә. Аның сүзләренчә, өйдә сакланган акчалар урлау, янгын яки көнкүрештә югалту куркынычы астында кала. “Кешегә акча имин урында ята кебек тоелырга мөмкин, әмма берничә елдан соң аның сатып алу мөмкинлеге сизелерлек кими”, — дигән ул. Белгечләр әйтүенчә, бүген акчаны саклау һәм шул ук вакытта керем алу өчен төрле финанс инструментлары бар. Алар арасында — банк кертемнәре, тупланма счетлар, федераль займ облигацияләре һәм ышанычлы корпоратив облигацияләр. Ә сез калган акчаны кайда, ничек тотасыз? 👍 - өйдә җыям 🙏 - банк кертемнәрендә, кыйммәтле кәгазьләрдә 😭 - артык акчам юк

5,7к104ERR1,8%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

"Отбой воздушной тревоги" дигән тавышлар ишетелә Казан урамнарында...

5,5к28ERR0,5%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

Хөрмәтле әти-әниләр! Бераз уйланыгыз әле! Бөгелмә районында питбайк йөртүчесе - 14 яшьлек кыз идарәне югалткан һәм баганага килеп бәрелгән. Йөртүче һәлакәт урынында ук һәлак булган. 13 яшьлек пассажир яшүсмер хастаханәгә озатылган. Тикшерү эшләре бара.

Превью видео из сообщения канала
5,4к52ERR1%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

Җырчы Чәчкә операция кичергән. Шөкер, катлаулы түгел, битендәге миңен генә алдырган. Бу адымга барырга табиблар киңәш биргән. "Күпләр миннән: "Битеңдәге миңең кая? Матур иде бит! Синен изюминкаң иде" - дип яза. Әйе, битемдәге миңне үзем дә ярата идем. «Дикий ангел» киносы чыккач, башкалар миң ясап йөрсә, минем табигатьтән бирелган чын «йөземем» бар иде. Ләкин соңгы елларда ул зурая, үсә башлады. Бервакыт иртән тастымал белән бит сөрткәндә сыдырып бик авырттырдым, төсе дә үзгәргән кебек булды. Куркып хастаханәгә киттек. Табиб махсус аппаратлар белән карагач: «Ашыгыч рәвештә алып атыгыз, анда үзгәрешләр дә сизәсез», - дип операциягә юллама бирде. Операция авыр булмады үзе, гистология көткәндә генә борчылдым. Бәхеткә, анализларым яхшы булды. Миннән киңәш шул: тәнегездә миңнәр күп булса, аларның үрчүен, зураюын күрәсез икән, тикшеренү яхшырак. Сәламәт булыйк!" – дигән Чәчкә.

Изображение из сообщения канала
5,2к81ERR1,6%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

Бөтен яклап файдалы: Кәримә әбинең энергия бирүче эчемлеге. Эссе көннәр башлану белән шушы рецептны эзләп табып, файдалы эчемлек ясарга тырышам. Бу рецептны әллә ничә ел элек бакчачылар әле яңа гына виноград белән мавыга башлаган елларда бирделәр. Ул чорда Изабелладан кала башка сортлар турында бик белмиләр иде. Виноград сортлары тарала башлаган чорда, моннан 15 еллар элек, виноград үстерүчеләр күргәзмәсенә бер әби квас кебек эчемлек алып килгән иде. Кызыксынып, шул әби белән сөйләшеп, ничек ясалуын сорашкан идем. Кәримә әби рецепты дип кенә язып куйганмын, фамилиясен язмаганмын. Әлеге эчемлекне ясар өчен, виноград яфракларын ярты литрлы банкага артык тыгызламый гына җыярга да, 3 литрлы пыяла банкага салырга. Шуңа бер стакан шикәр комы, чишмә яки кайнаган салкын су коярга. Беренче тапкыр ясаганда закваска өчен бераз гына чүпрә яки каймак өстәргә. (Икенче тапкыр ясаганда яфракларның бер өлешен закваска итеп файдаланырга.) Банка авызын марля белән капларга. Өч-дүрт көн тәрәзә төбенә куеп әчетергә. Әчеп җиткәч, яфраклар күтәрелә башлый. Сөзеп, әзер булып бетсен өчен, берничә көнгә суыткычка куярга. Кәримә апа әлеге эчемлеккә бераз гына йөзем дә салуын әйткән иде. Башта яфраклар салып әчетә, алар күтәрелгәч, җыеп алып, йөзем сала. Йөзем күтәрелгәнче тагын берничә көн тота. Әлеге эчемлекнең югары кан басымыннан интеккән кешеләр өчен бик шифалы булуын, шулай ук кан чистартыр, иммунитетны күтәрер өчен дә яхшы, эссе көннәрдә сусауны да басуын да язып куйганмын. Яшь чыбыклардагы яфраклар аеруча файдалы, анда энергия күбрәк була, дигәне хәтеремдә. Виноградны гел сирәкләп, яшь чыбыкларын, яфракларын өзеп торырга кирәк. Шулардан тәнгә сихәт, көч кертә торган менә дигән эчемлек ясарга була. Йөзем белән дә, йөземсез дә эшләп карадым, йөзем белән тәмлерәк кебек тоелды. Лилия Нурмөхәммәтова

Изображение из сообщения канала
5,1к40ERR0,8%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

Алмагач утыртканда иң мөһим хата: тамыр муенын күммәгез! Алмагач утыртканда чокырга салу өчен түбәндәге туклыклы катнашмаларны кулланырга мөмкин. - туфракның өске уңдырышлы катламын 1 чиләк компост яки черемә белән кушарга, шуңа 100 грамм суперфосфат һәм 70 грамм сернокислый калий өстәргә; - туфрак уртача әче булганда – 400 грамм, бик әче туфраклар өчен – 500 грамм күләмендә доломит оны кушарга. - чокырга дренаж өчен керамзит, кирпич ватыклары салырга була. - туфракның өске катламына: бер чиләк черемә, бер аш кашыгы калий сульфаты һәм шул кадәр үк суперфосфат белән бутарга. - әгәр химик ашламалар кулланылмаса, бер чиләк черемәгә бер килограмм агач көле өстәргә мөмкин. Яхшылап болгатырга. Өстә язылган катнашмаларны яхшылап болгатасы, чокыр төбенә саласы. Су салырга. Аннан соң бернәрсә дә кушылмаган балчык салырга кирәк. Агачны тамырларын җәеп куеп чокырга утыртырга һәм күмәргә. Тамыр муены җир өслеге белән бер тигез калырга тиеш. Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова

Изображение из сообщения канала
5,1к36ERR0,7%
Перейти
Аватар канала Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

“Эш белән яшәеш үзгәргән саен, авыл да үзгәрә. Элек һәм хәзер дигән сүзләр еш кабатлана. Тормыш бер урында гына тормый. Искә төшерик әле: 1955 елда авыл өйләрендә радио сөйли башлый, 1961 елда станция белән кабызып эшли торган электр утлары яна (иртән сәгать 4тә яна, кич 11дә сүнә), 1981 елда урамнарда су колонкалары барлыкка килә, 1986 елда авыл өйләренә өлешчә телефоннар кертелә, 2000 елдан авылда зур үзгәрешләр чоры булды: 2001 елда газ керде, 2002 елда асфальт юл салдылар, 2002 елда өйләргә су керде”. “Туган җирдә бәхет”: авылдашларны җыйган мәгънәле очрашу

Изображение из сообщения канала
Изображение из сообщения канала
Изображение из сообщения канала
5,1к35ERR0,7%
Перейти