Сөйлисем килә
Аналитика каналаMaxСөйлисем килә
Хотите разместить рекламу в этом или похожем канале? Проверьте условия размещения через партнёра.
Аналитика
Сводка
Надёжная выборкаДинамика
Рост подписчиков
Лучшие посты
Дуслар, бәйрәм - Белем көне белән барыгызны да! Хәерле сәгатьтә!
Хәерле көннәр. Олы яшьтәге ирне яратуым турында, аннан ялгыз түгел икәнен белеп, йөрәгемнән кан тамганын бәйнә- бәйнә язган язманың ...
Шул апа искэ тэште эле, Малаена эйбэт хатын , сыерда сава белуче килен булып килуче телэучелэр булмадымы - Кызлар сезне тэртипле ,эд...
Эффективность
Паттерн публикаций
Охват постов
Вовлечение
Скорость набора просмотров
Сравнение с категорией
Форматы контента
Лучшие посты
Сөйлисем килә
Хәерле көннәр. Олы яшьтәге ирне яратуым турында, аннан ялгыз түгел икәнен белеп, йөрәгемнән кан тамганын бәйнә- бәйнә язган язманың авторы мин. Кадерле апалар, вакыт табып үз фикерегезне язуыгыз өчен бик рәхмәтлемен. Чыннан да җиңел булып китте. Минем ялгышлардан абынып, күңел яралары алуым әле баш бәласе түгел икәненә инандым. Апа-җаныкайларым сезне чын күңелдән кызгандым. Тормышта сезгә никадәр зәбер- золым күрергә туры килгәндер, бәхетле яшәгән кеше күңеле бу кадәр каралмый, явызланмый, теле агу чәчми. Белмәгәнне беләм, күрмәгәнне күрәм, шулай булгандыр әле, болай булгандыр әле дип язмый. Мин сезгә ихластан җан тынычлыгы телим. Шулай ук, киңәш язган, мәрхәмәтле апаларга да бик рәхмәтлемен. Татар халкында ак яулыклы, ак күңелле апакайлар булуы сөендерә. Мөхтәрәм "дуслар", язмам мине кызгану яки аклау максатыннан түгел иде. Гонаһым зур һәм ул гонаһ өчен миннән башка беркем дә җавап тотмас. Авыр чакта сереңне җилгә сөйлә диләр, бу группа минем очен образно әйткәндә "җил шаукымы". Мин түккән һәр моңым, җан газабым монда дулаган салкын, кырыс җилләргә ияреп еракларга китә. Үзем турында нахак сүзләр күп укыдым " акчага кызыккан", "б... т", ир астыннан хәзер чыкмассың инде...", хатыны барлыгын белеп йөргәнсең, рәхәттә яшисең килгән һ. б. Бу сүзләрне язучылар белер-белми язып, болай да кара көйгән җаннарына тагын өстәп гонаһ алдылар. Минем кеше сүзенә исем китә торган гадәтем юк, тик шулай да бераз ачыклык кертәсем килә. Яшьлегем шау чәчәк атканда миндә начар шеш табып аналыгымны кисеп ташладылар. Шуннан соң үземне киселгән агач итеп хис иттем. 30+ яшькә җитеп егетләрне якын китермәвемнең сәбәбе дә шушындадыр бәлки. Ир егетләрнең баребер бәби сөясе киләчәк, ә мин андый бәхет бирә алмыйм. Ялгыз булуыма артык кайгырмадым да, чөнки күңелемә чып- чынлап якын кеше булмады. Мин авылдан чыгып киткәннән бирле гел эшләдем. Институтка кергәч әнидән акча алганым булмады, укудан соң санитарка булып эшли идем. Бер институтны бетергәч, заочно икенчесенә кердем, үз һөнәрем буенча эшләдем. Тиенләп акча җыеп соц ипотекага квартира алдым, бер бүлмәле, кечкенә, ләкин үземә җитә. Аннан больницалар, операция һ. б. Монда инде нинди мәхәббәт эзләү кайгысы булырга мөмкин. Ярты елдан әкренләп аякка бастым. Алланың мәрхәмәте белән тернәкләндем. Эшли башладым. Дөнья авырлыклары артта калган кебек булды. Бөтен барлыгым белән эшкә бирелдем.Инсульт, инфаркт кичергән кешеләрне реабилитацияләү, гарипләргә тернәкләнергә ярдәм итү-эштә төп вазифам. Кешеләргә файдам тиюен күреп сөенәм.Шулай ук, атнага ике тапкыр көллияттә дәресләр дә алып барам. Тир түгеп эшләгән акчам үземә җитә. 30 дан ары булсам да, бик яшь күренәм, үземне бик карыйм, буем зифа, йөзем әлегә матур, чәчләрем озын бөдрә билгә төшем тора, зәвык белән киенәм. Авыл бик ерак, күнелем җиргә тартылгач ерак түгел бакча да алдым. Дөньям түгәрәк, шул ук вакытта китек тә. Шулай үз көемә яшәгәндә, язмышыма күнгәндә, яратам дип ялгыштым. Ышандым, ышансым килде, менә бер елдан никах укытабыз диюенә. Ялгыз булуына да ышандым, чөнки бергә булганда шалтыратучы кеше булмады, шикләнергә сәбәп тә булмады. Сөйгән кешемне бай дип күккә чөйделәр монда. Ул икенче группа инвалид, гариплек өчен алган пенсиясе бөтен байлыгы. Монда бүләкләр, яки акча белән мине тәэмин итү турында сүз бара алмый. Кирәк тә түгел. Эшли алмый. Бер ел тиз үтте, мин никах турында катгый сүз кузгата башладым, әни белән танышырга кайтыйк дидем, менә шунда бөтен дөреслекне ачып салды. Хәзер беренче язмамны бастыргач тынычландым, күңелемне яралаулары әле ул кадәр куркыныч нәрсә түгел икәненә инандым. Ә менә кара җанлы, явыз, усаллыктан тирә юньгә агу чәчә торган хатын -кызга әйләнү бу инде бик аяныч нәрсә. Кыз чагында бар да әйбәт, начар хатыннар кайдан чыга микән дигән әйтем бар. Шундыйга әйләнүдән Алла сакласын. Барыгыз да бәхетле булыгыз, күнелегезга нур иңсен.
Сөйлисем килә
Шул апа искэ тэште эле, Малаена эйбэт хатын , сыерда сава белуче килен булып килуче телэучелэр булмадымы - Кызлар сезне тэртипле ,эдэпле егет белэн апа кэтэ матур чэчэклэр бэйлэме белэн 💐💐 Ашыгыгыз. Болай диеп сораганнар , 100 яшьлек бер эбидэн, Озак яшэвенен Серен Курэсен ,эби нидэн? Эби эйтте елмаеп, "Хич серем юк кунелемдэ, Озак яшэвем белэн Рэхмэтлемен киленгэ. Иртэ танан уятты. Саф хавада йоклатты. Эскэ жинел кидертте, Кэне буе йегертте. Кулым гел эштэ булды, Билем гел нэчкэ булды. Вакыт калмады чиргэ, Япь-яшь кызлар шикелле Йерим эле бугендэ. Рэхмэт инде киленгэ... Бирмэде ул улемгэ" Эби шулай дигэндэ Киянтэсен элгэндэ, Чишмэгэ суга чапкан. Чэнки килене кайткан.
Сөйлисем килә
Бүген кибеттә йөргәндә, Чулпан дип эндәшүгә сискәнеп киттем. Борылып карасам, бер матур апа карап тора. "Сез бит Чулпан, Сөйлисем киләнеке?"- ди. Әйе, дим. Язылучыбыз Лидия апа булып чыкты. Лидия Шангараева тумышы белән Арча районынан. 10 классны бетергәч, Казанга килеп укырга кергән. Аграруниверситеттка эшкә кергән. Анда 32 ел эшләгән. Бик күп грамоталары бар, университетнын 100 еллыгында фидакарь хезмәте өчен медаль биргәннәр үзенә. Лидия апаның укытучы икәне әллә каян күренә, бик мөхтәрәм, тактичный кеше, сөйләшүләре грамотный. Үз эшен бик тырышып башкарган. Ул әле дә университетта Ветеран-әгьза булып санала. Төрле чараларга чакырып торалар икән үзен. Актив эш алып бара әле дә. Лидия апа, олы башыгызны кече итеп, килеп эндәшүегез өчен олы рәхмәтем сезгә❤️
Сөйлисем килә
"ӨМЕТ" каналыннан алынды: СЕЗ ДӘ СИЗМӘДЕГЕЗМЕ?😉 Бу гомернең узуларын Сез дә сизмәдегезме? Берәр заман картаермын Диеп белмәдегезме?! Вакыт-вакыт караштырып Алыгызчы көзгегә. Күрәсезме, шул көзгедән Кем карап тора сезгә?! Чәчләрендә көмеш кырау, Сырлар - авыз кырында. Муен белән чагыштырсаң, Сырлар әле ерунда! Маңгай, борын тирәсе дә Сырлар белән капланган... Яшьлектән хатирә булып Тик күздә очкын калган. Куллар да элекке түгел, Дөрес йөрми аяклар... Кая киткән яхшы аттай Тыпырдап торган чаклар?! Йөрәк әле тибә кебек, Ныклап тыңлап карасаң... Кешедән яхшы түгел, дип, Баш тартабыз таяктан. Күзлек кирәк түгел, дибез, Китап укый башласак... Күз алдында гына торган Кием-салым тапмасак. Һаман да өмет итәбез Алда гомерләр барга. Елмайган, көлгән булабыз, Бирешми аһка, зарга. Хыяллар корган булабыз Бәхетле киләчәккә. Хыяллардан ни мәгънә бар, Буй җитмәгәч терсәккә. Кайчан үткән соң бу гомер, Үткәнен сизенмәслек? Эзләп-эзләп табам димә, Кайларга качкан яшьлек. Дөнья артыннан куганда Күрми үтеп кителгән. Дача, өйләр салган чакта Көлеп торгандыр миннән. Күз ачып йомган арада Яшьлек үтә дә китә... Кадерләп кенә тормасаң, Картлыгы да тиз үтә. ...Картаябыз, картаймаска Никадәр теләсәк тә... Һаман ышанып яшибез Бәхетле киләчәккә! Шәмсия Җиһангирова. __________ Ошаса, 👍 куегыз, дуслар! ШУНДЫЙ МАТУР ШИГЫРЬЛӘР, КЫЗЫКЛЫ ЯЗМАЛАР УКУ ӨЧЕН "ӨМЕТ" КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ. МЕНӘ СЫЛТАМА: https://max.ru/ometufa
Сөйлисем килә
Хормэтле группадашлар. Кечкенэ бала Диана команда чыкты, температура тоште. Врачлар яхшы якка диделэр хэллэрен. Хэрбарчагызга да баш иябез, рэхмэт, рэхмэт сезгэ. Укыган салаватларыгыз очен. Аллахы тэгэлэ ни телисез шуны бирсен сезгэ
Сөйлисем килә
Исэннэрмесез! Бер апа язган иде улыма сыер сава торган кыз эзлим диеп. Мин ярамыйм микен? Мин ботен эшне белэм сыер сава белэм ашарга пешерэ белэм эшем бар машинам бар. Только яхшы егет очрамый, эле ни как. Кайнана бн торырга да риза дус булырбыз узем дэ усал.
Сөйлисем килә
Чулпан Фаритовна,кызлар!Хәерле Җомга иртәләре барчабызга🤲💞Кимсетелеп яшәүче хатын-кыз бик күп,урта яшьтәге бигрәк тә.Чыгып китмибез 💯❗Әллә соң Казан тирәсендәгеләр берләшеп аралашыйк микән?Битләренә төкереп концертка йөрик,шопинг ясыйк,просто кафега барыйк😄Ничектер яшәргә бит.Менә тагын аноним яздым,имеш кеше белмәсен🤣Каян аерылыйк инде без🤦♀️
Сөйлисем килә
Хэерле коннэр Чулпан! Бу язманы куегыз эле(исемемне курсэтмэгез) Бер килен иренен эти-энисен атна саен мунчага килэ дип язган иде, коментарииларны укып чыктым, мин бу киленне бик жэллэдем. Мин уземдэ кайнана, киленемдэ- киявемдэ бар Элхэмдулиллэхи🤲 Малаемны ойлэндердем дип, киленне хезмэтче урынына тотмыйм, аларнын уз тормышы, эшкэдэ баралар, бала да карыйлар, ирне дэ койлэргэ кирэк. Уз аягында йоргэндэ балаларга салынмыйк эле... Кайнанан урында ятса ни эшлэрсен? дигэн коментарии язучыларда булган, анысы башка мэсьэлэ, урынга калгач карарлар иншалла 🤲 Атна саен килмэсэлэр дэ була бит, ваннада юынып торсыннар. Киленнен башка эше юк мени? Килен дэ кемнендер баласы! Минем эйтэсе килгэн сузем шул, балаларнын тормышын бозмыйк, тату- бэхетле яшэсеннэр!
Сөйлисем килә
Хәерле иртә, дуслар! Аноним хат язу өчен әлеге сылтама буенча күчегез👇 https://iimax.ru/Chulpan Каналның ссылкасы👇 https://max.ru/soylisem Дускайлар, канал үсешенә өлеш кертәсегез килсә, күңел кушкан сумманы 89872736909 номеры буенча җибәреп, админга ярдәм итә аласыз❤️
Все лучшие посты