Хәерле көннәр. Олы яшьтәге ирне яратуым турында, аннан ялгыз түгел икәнен белеп, йөрәгемнән кан тамганын бәйнә- бәйнә язган язманың авторы мин. Кадерле апалар, вакыт табып үз фикерегезне язуыгыз өчен бик рәхмәтлемен. Чыннан да җиңел булып китте. Минем ялгышлардан абынып, күңел яралары алуым әле баш бәласе түгел икәненә инандым. Апа-җаныкайларым сезне чын күңелдән кызгандым. Тормышта сезгә никадәр зәбер- золым күрергә туры килгәндер, бәхетле яшәгән кеше күңеле бу кадәр каралмый, явызланмый, теле агу чәчми. Белмәгәнне беләм, күрмәгәнне күрәм, шулай булгандыр әле, болай булгандыр әле дип язмый. Мин сезгә ихластан җан тынычлыгы телим. Шулай ук, киңәш язган, мәрхәмәтле апаларга да бик рәхмәтлемен. Татар халкында ак яулыклы, ак күңелле апакайлар булуы сөендерә. Мөхтәрәм "дуслар", язмам мине кызгану яки аклау максатыннан түгел иде. Гонаһым зур һәм ул гонаһ өчен миннән башка беркем дә җавап тотмас. Авыр чакта сереңне җилгә сөйлә диләр, бу группа минем очен образно әйткәндә "җил шаукымы". Мин түккән һәр моңым, җан газабым монда дулаган салкын, кырыс җилләргә ияреп еракларга китә. Үзем турында нахак сүзләр күп укыдым " акчага кызыккан", "б... т", ир астыннан хәзер чыкмассың инде...", хатыны барлыгын белеп йөргәнсең, рәхәттә яшисең килгән һ. б. Бу сүзләрне язучылар белер-белми язып, болай да кара көйгән җаннарына тагын өстәп гонаһ алдылар. Минем кеше сүзенә исем китә торган гадәтем юк, тик шулай да бераз ачыклык кертәсем килә. Яшьлегем шау чәчәк атканда миндә начар шеш табып аналыгымны кисеп ташладылар. Шуннан соң үземне киселгән агач итеп хис иттем. 30+ яшькә җитеп егетләрне якын китермәвемнең сәбәбе дә шушындадыр бәлки. Ир егетләрнең баребер бәби сөясе киләчәк, ә мин андый бәхет бирә алмыйм. Ялгыз булуыма артык кайгырмадым да, чөнки күңелемә чып- чынлап якын кеше булмады. Мин авылдан чыгып киткәннән бирле гел эшләдем. Институтка кергәч әнидән акча алганым булмады, укудан соң санитарка булып эшли идем. Бер институтны бетергәч, заочно икенчесенә кердем, үз һөнәрем буенча эшләдем. Тиенләп акча җыеп соц ипотекага квартира алдым, бер бүлмәле, кечкенә, ләкин үземә җитә. Аннан больницалар, операция һ. б. Монда инде нинди мәхәббәт эзләү кайгысы булырга мөмкин. Ярты елдан әкренләп аякка бастым. Алланың мәрхәмәте белән тернәкләндем. Эшли башладым. Дөнья авырлыклары артта калган кебек булды. Бөтен барлыгым белән эшкә бирелдем.Инсульт, инфаркт кичергән кешеләрне реабилитацияләү, гарипләргә тернәкләнергә ярдәм итү-эштә төп вазифам. Кешеләргә файдам тиюен күреп сөенәм.Шулай ук, атнага ике тапкыр көллияттә дәресләр дә алып барам. Тир түгеп эшләгән акчам үземә җитә. 30 дан ары булсам да, бик яшь күренәм, үземне бик карыйм, буем зифа, йөзем әлегә матур, чәчләрем озын бөдрә билгә төшем тора, зәвык белән киенәм. Авыл бик ерак, күнелем җиргә тартылгач ерак түгел бакча да алдым. Дөньям түгәрәк, шул ук вакытта китек тә. Шулай үз көемә яшәгәндә, язмышыма күнгәндә, яратам дип ялгыштым. Ышандым, ышансым килде, менә бер елдан никах укытабыз диюенә. Ялгыз булуына да ышандым, чөнки бергә булганда шалтыратучы кеше булмады, шикләнергә сәбәп тә булмады. Сөйгән кешемне бай дип күккә чөйделәр монда. Ул икенче группа инвалид, гариплек өчен алган пенсиясе бөтен байлыгы. Монда бүләкләр, яки акча белән мине тәэмин итү турында сүз бара алмый. Кирәк тә түгел. Эшли алмый. Бер ел тиз үтте, мин никах турында катгый сүз кузгата башладым, әни белән танышырга кайтыйк дидем, менә шунда бөтен дөреслекне ачып салды. Хәзер беренче язмамны бастыргач тынычландым, күңелемне яралаулары әле ул кадәр куркыныч нәрсә түгел икәненә инандым. Ә менә кара җанлы, явыз, усаллыктан тирә юньгә агу чәчә торган хатын -кызга әйләнү бу инде бик аяныч нәрсә. Кыз чагында бар да әйбәт, начар хатыннар кайдан чыга микән дигән әйтем бар. Шундыйга әйләнүдән Алла сакласын. Барыгыз да бәхетле булыгыз, күнелегезга нур иңсен.
Развернуть