АЗМИЕВА МИЛЯУША
Аналитика каналаMaxАЗМИЕВА МИЛЯУША
Хотите разместить рекламу в этом или похожем канале? Проверьте условия размещения через партнёра.
Аналитика
Сводка
Надёжная выборкаДинамика
Рост подписчиков
Лучшие посты
#мыслиРеалины
💵🎁 РОЗЫГРЫШ: Дарим 💸💸💸 💸🎁 16 июля выберем 10 человек и скинем по 3 000 рублей на карту. Всего два шага: 1. ❗️Подпишись на 10 ...
Успокаивала себя народными методами😅 уборка инде😂 пока убиралась и таблетки вроде действовать начали
Эффективность
Паттерн публикаций
Охват постов
Вовлечение
Скорость набора просмотров
Сравнение с категорией
Форматы контента
Лучшие посты
АЗМИЕВА МИЛЯУША
💵🎁 РОЗЫГРЫШ: Дарим 💸💸💸 💸🎁 16 июля выберем 10 человек и скинем по 3 000 рублей на карту. Всего два шага: 1. ❗️Подпишись на 10 наших каналов❗️ 2. ❗️Оставь один комментарий ЗДЕСЬ❗️ Играем честно, поэтому ботов и спам сразу убираем. 1. Альфинур https://max.ru/join/2pxzc-AD4sFN3Rr6YbLBkVbzslMp8uzpdisz2z44Bg0 2. Азмиева Миляуша https://max.ru/Azmievam 3. Миләүшә Фәрхетдинова https://max.ru/milechka_tatar 4. Чулпангини https://max.ru/chulpan_gini 5. Валиахметова Гулия https://max.ru/valiakhmetova_guliya 6. Илюзушка-Тамлюшка https://max.ru/iluzyshka_tamlyshka 7. Әлфия Галиәхмәтова https://max.ru/join/QjJRhhkiTEnmt375GbgjbvkEWLwVFHKXLCBaEvdx8NA 8. НК Альбина https://max.ru/nk_albinaismaeva 9. Энже энжой https://max.ru/enzhi_enjoy 10. Равиль Закиров https://max.ru/join/qldCgPrkwbLFzPz3KCEWNgeaiERWU50dDtecWgM9xt4 Лайфхак: оставь по комментарию у каждого блогера, чтобы повысить шансы. Удачи, пусть повезет именно тебе! ✨
АЗМИЕВА МИЛЯУША
Успокаивала себя народными методами😅 уборка инде😂 пока убиралась и таблетки вроде действовать начали
АЗМИЕВА МИЛЯУША
ПОСТ ЗНАКОМСТВО Это видео тоже посмотри😂😏 Креативно только умею инде знакомиться Немного обо мне. 😂 Я — Миляуша. Да-да, та самая «Хейтеруш Хамдура». 🤭 Мне 27 лет. У меня трое детей. Нет, я не умею останавливать время. Просто живу в режиме кошки — почти каждый год приношу домой нового малыша. 🫣🤣 Пять лет назад мы переехали из Башкортостана в Тюменскую область. По версии людей — потому что не выдержали слишком хорошей жизни. 🤣 Купили дом пенсионеров. Сейчас его даже стыдно называть тем самым домом — столько сил, денег и нервов мы в него вложили. 🏚️➡️🏡 Муж работает вахтами. Пока он был на работе, его зарплату полностью «съедал» ремонт. 💸 Когда ремонт закончился, по слухам, я и мужа выгнала. 🧹 А потом, когда у него во «второй семье» закончились деньги, якобы приняла обратно. 🤣 Короче, люди уже давно сняли про нашу семью сериал — без нашего участия. А на самом деле мы самая обычная семья: смеёмся, спорим, воспитываем детей, строим дом, пытаемся похудеть и иногда даже плачем. Если ты тоже любишь смотреть на жизнь с юмором — добро пожаловать! У нас каждый день — новая серия. 🍿😂 Ты откуда и как меня нашла (нашёл)?
АЗМИЕВА МИЛЯУША
АЗМИЕВА МИЛЯУША
#мыслиРеалины
АЗМИЕВА МИЛЯУША
ХӘТЕРДӘН ҖУЕЛМАС БАЛАЧАК 4 өлеш #АзмиеваБалачак (перевод в комментариях) «Сезнең йорт яна...» Бу сүзләр әле дә колагымда яңгырый. Күрше, сулышы кабып, өйгә йөгереп керде: — Тизрәк! Сезнең йорт яна! Бер мизгел эчендә барысы да үзгәрде. Без урамга чыгып йөгердек. Мин әле кечкенә генә бала идем. Нәрсә булганын тулысынча аңламыйм, ләкин кешеләрнең паника белән йөгерүен, кычкыруларын, тавышларны бүген дә хәтерлим. Безнең йорт дөрләп яна иде. Ут ялкыны күккә кадәр күтәрелгәндәй тоелды. Кемдер су ташый, кемдер нәрсәдер коткарырга тырыша, кемдер ярдәмгә чакыра. Ә мин бары тик әнигә генә карыйм. Аның күзләрендәге куркуны әле дә оныта алмыйм. Шул ялкын белән бергә безнең бөтен тормышыбыз да янып бетте. Киемнәр, җиһазлар, балаларның әйберләре, документлар, еллар буе җыелган истәлекләр — барысы да ялкын эчендә калды. Без үзебез дә йорттан нәрсә кигән килеш кенә чыгып өлгергәнбез. Минем өстемдә шул көнге кием генә иде, ә әни өйдән гади халаттан гына йөгереп чыккан. Башка алыштырыр киемебез дә калмаган иде. Иң аянычы — бу хәл февральнең иң салкын көннәрендә булды. Көчле суыклар. Бер мизгелдә әни һәм дүрт кечкенә бала йортсыз калды. Ул кичне безгә картыйда (үги әтинең әнисендә) калырга да куркыныч иде. Әни үги әтинең безгә дә зыян салуыннан курыкты. Шуңа күрә без анда калмадык. Бәхеткә, әнинең танышлары безне вакытлыча үзләренә сыендырды. Аларның да балалары бар иде. Шундый авыр көн булса да, мин бүгенгә кадәр бер мизгелне хәтерлим: шул кичтә мин аларның балалары белән уйнадым. Бала күңеленә кайгыны өлкәннәр кебек кабул итү насыйп булмый икән. Хәтерем ялгышмаса, беренче киемнәребезне дә нәкъ алар табып бирде. Авыр вакытта ярдәм кулын сузган кешеләрне гомер буе онытып булмый. Бүген дә аларга йөрәгемнән чыккан рәхмәтем чиксез. Хәзер үзем әни булгач кына аңлыйм: ничек түзгән икән әни? Кайда кунарга? Нәрсә ашатырга? Иртәгә нәрсә булыр? Бу сорауларга җавап юк иде. Иртәгесен әнинең кем беләндер сөйләшкәнен ишетеп калдым. Шунда гына белдем: янгын вакытында безнең эт тә өйдән чыга алмаган. Ул ялкын эчендә янып үлгән икән. Аның елаган тавышын күп кеше ишеткән... Безнең йорт ике яклы иде. Икенче ягында бер абый яши иде. Аллага шөкер, ул исән-сау калган. Ул вакытта мин инде беренче сыйныфта укый идем. Әнигә ике сеңелемне алып, үзенең әнисеннән калган йортка — күрше авылга күченергә туры килде. Ә мине мәктәптән ерак булмасын өчен үги әтинең туган апасы карамагында калдырдылар. Минем Айсылу апам бар. Ул миннән 12 яшькә олы. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта кайда булганын хәтерләмим. Бәлки, инде укырга киткән булгандыр. Ул вакытта бу хәл миңа сәер тоелмады. «Мәктәпкә якынрак булыр», — дип кенә уйладым. Әни белән ике сеңелем бер авылда, ә мин бөтенләй икенче йортта яши башладым. Үги әтинең тормышыбызда тагын нинди эз калдырачагын да күз алдыма китермәдем. Ләкин иң авыр сынаулар әле алда булган икән... Дәвамы бар... 1,2,3 өлешне шуны хештегка #АзмиеваБалачак бассагыз укый аласыз яисә шушы сылтамалар аша 1️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8HuneOTVk 2️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8ZAxYnBTQ 3️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8h50tBZvc
АЗМИЕВА МИЛЯУША
Кулмәк алдым әле😍курдемдә и всю, влюбилась
АЗМИЕВА МИЛЯУША
ХӘТЕРДӘН ҖУЕЛМАС БАЛАЧАК 3 өлеш. #АзмиеваБалачак (перевод в комментариях) Әни безгә карап елмайды да: — Бу әтиегездер... Кош булып килеп, сезне карап йөри... — диде. Без, кечкенә балалар, моңа чын күңелдән ышандык. Йөгереп тышка чыктык. Башыбызны күтәреп, шул кошның сайравын озак тыңлап тордык. Безгә ул чакта чынлап та әти безнең янда кебек тоелды... Тик тормыш безгә әле тагын да авыррак сынаулар әзерләп куйган икән... Күп тә үтмәде, безнең тормышта тагын бер кеше барлыкка килде.Башта ул яхшы булып күренде... Ә соңрак безнең балачакның иң куркыныч еллары башланды... Әти киткәннән соң күп тә үтмәде, әнинең тормышында икенче кеше барлыкка килде.Бәлки ул вакытта әнигә терәк кирәк булгандыр...Бәлки безнең өчен генә түзгәндер... Бүген мин аны берничек тә гаепли алмыйм.Ул яшь иде. Өч кечкенә бала белән ялгызы калды. Ул безгә әти булырдай кеше эзләгәндер. Тик тормыш бөтенләй башкача килеп чыкты... Башта барысы да әйбәт кебек тоелгандыр.Ә аннан соң... Өйдә тавышлар ешайды.Үги әти эчеп кайта башлады. Башта сүз белән рәнҗетте. Аннары кул күтәрә башлады. Мин ул вакытта бик кечкенә идем. Күп нәрсәне аңламый идем. Ләкин бер нәрсәне бик яхшы хәтерлим... Әнинең күз яшьләрен. Аның безне артына яшереп басканын. Һәм безнең куркудан бер сүз дә әйтә алмый торуыбызны. Без һәр кичне аның нинди кәеф белән кайтуын көтеп яши идек. Ишек ачылган тавыш ишетелсә, йөрәкләр жу итеп куя иде. «Бүген тыныч булырмы икән?..» «Әллә тагын кычкырырмы?..» «Әллә тагын әнине кыйнармы?..» Бу сораулар безнең өчен гадәтигә әйләнде. Кайчак өйдән чыгып качарга туры килә иде.Кышын да...Җәен дә... Кая туры килә — шунда кереп утыра идек. Кеше абзарларында.Кеше мунчаларында. Кайчак төнне шунда үткәргән чакларыбыз да булды. Әни әле дә әйтә: — Ул эчеп кайтырга тиеш булган көннәрдә, алдан ук кайсы йорттан төтен чыкканын карый идем. Кем мунча яккан икән, дип күзәтә идем. Балалар белән кирәк булса, шунда качып кунарбыз дип уйлый идем... Бу сүзләрне ишеткән саен йөрәк кысыла. Чөнки ул вакытта безнең өчен иң зур бәхет — җылы мунча табу булган. Кайчак бөтенләй күрше авылга Күнгәккә чыгып китә идек. Урман аша туры юл белән 18 чакрым. Хәзер машина белән дә ул ара ерак кебек.Ә ул вакытта без аны җәяү үтә идек...Мин кечкенә. Оксана тагын да кечерәк. Әни кулында тагын бер сабый... Бүген бу юлны күз алдыма китерсәм дә, тәннәрем чымырдап китә. Ләкин күпме генә качсак та... Үги әти безне эзләп таба иде. Кайчак төнлә үк мотоцикл белән килеп җитә.Елый.Гафу үтенә. «Үзгәрәм...» — ди. «Бүтән алай булмый...» — ди. Әни ышана... Чөнки аның дүрт баласы бар. Башка барыр җире дә, таяныр кешесе дә юк.Һәм без яңадан кире кайта идек... Мин инде беренче сыйныфка укырга кергән идем.Оксана балалар бакчасына йөри башлады. Шул арада безнең кечкенә сеңлебез Лилия дә дөньяга килде.Бәлки хәзер барысы да яхшырыр... Бәлки барысы да үзгәрер... Дип өметләнгәндер әни. Ләкин бер февраль киче безнең тормышны тагын бер кат астын-өскә әйләндерде.Ул көнне без үги әтинең әнисе — картыйда идек. Үз оныклары булмасак та, ул безне һәрвакыт үз балалары кебек каршы ала иде. Кич белән үги әти исереп килеп керде. Ишек ачылган тавыштан ук барыбыз да куркып калдык. Берничә секунд эчендә өйдә кычкырышу башланды. Без күрше бүлмәдә тын да алмыйча утыра идек. Картый да араларына керергә курыкты. Чөнки ул үзе дә аның холкын яхшы белә иде... Берникадәр вакыттан соң өйдә тынлык урнашты. Үги әти чыгып киткән... Без инде барысы да бетте дип уйлаган идек. Ләкин күп тә үтмәде... Ишек шакыдылар. Күрше, сулышы кабып, өйгә йөгереп килеп керде. Аның әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырый... — Тизрәк чыгыгыз... Сезнең йорт яна... Шул мизгелдән соң тормышыбыз бөтенләй икенче якка борылды... Дәвамы бар... 1,2 өлешне шуны хештегка #АзмиеваБалачак бассагыз укый аласыз яисә шушы сылтамалар аша 1️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8HuneOTVk 2️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8ZAxYnBTQ
АЗМИЕВА МИЛЯУША
Минем пмс, шуңа баш белән генә чумып алмакчы идем😂🤣
Все лучшие посты