Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
✨ТАНЫШУ ПОСТЫ✨ Көннән~көн язылучыларым арта бара.💕Рәхмәт минем белән булуыгыз, матур фикерләрегез, яхшы теләкләрегез өчен! Үзем турында бераз мәгълүмат калдырып үтим әле. Исемем ~ Рәфисә. Сезне үз каналымда сәламләвемә бик шатмын!🙌 Жырларда җырланырдай гүзәл,челтерәп аккан чишмәләргә бай табигатьле Әгерҗе якларыннан🌲🌿 булам. Балачагым туган авылым🌾- Кичкетаңда үтте. 2️⃣0️⃣ ел дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем, сабыйларның күңелле тормышының бер өлеше булдым дисәмдә ялгышмам. Тормыш иптәшем Радик белән ике бала❤️ тәрбиялибез: улыбыз Райнурга 19, кызыбыз Зәринәгә 14 яшь. Уземнең әни🩵авылда яши һәм без еш кына аның янына кунакка кайтабыз. Бергәләп бакча үстерәбез,🍒һәр эшне күмәк башкарабыз. Иҗади кеше буларак, илһам мине беркайчан да ташламый.🙏 Нәкъ менә шуңа күрә, сезнең белән кызыклы табышлар, тәмле һәм үзенчәлекле ризык рецептлары, бакча мәшәкатьләре белән уртаклашу өчен Max та үз каналымны ачарга булдым🌈🫶 Безнең каналга кушылыгыз!🤗 Күңелем киң, барыгызны да көтеп калам🥰 Хөрмәт белән РӘФИСӘ🩶 Кай яклардан сәламнәр юллыйсыз, кайсы авыллар, шәһәр~төбәкләрдән карыйсыз икән безне, дуслар? Язып үтегез әле❤️