tanziliaidiia
Бабай мырлый: "Төнлә аркам туңды, Нигә юрганымны килеп япмадың? Акча күп ашый, дип,саранланып, Төнгә каршы газны якмадың! " Әби көлә: "Юри юрганыңны Ачып куйдым бит үзем. Синең каты колагыңа Кермәгәч әйткән сүзем. Тиздән кышлар җитә, дидем. Киез итегем тишелгән. Ишек атлап чыгар хәл юк, Кар керә тишегеннән. Пенсияң бар, яңаны ал, Диеп, котылдың ансат. Тагын йөз ел киям әле, Астына олтан салсаң. -Әнә шул йөз елдан куркып, Салмыйм да инде олтанны. Бер гасырлык әби белән Яшәмәс ирнең солтаны!!! -Гомер буе яшь кызларны Күзләп күзең туймады! - Диеп , әби чыгып китте Кулына алып комганын. Мышык-мышык килеп әби Бакчаларны урады. Карты белән бергә узган Тигез гомерен уйлады. Уңга бакты - ялгыз карчык, Ә сулда - ятим бабай. Уйга батты шулчак әби, Ник йөрим, дулап болай. Өстәлемдә пар чинаяк, Баскычта парлы галуш. Ишек ачып , өйгә керсәм – Кадерле якын тавыш... Сүзсез калды әби, сөенечтән Ишек ачып, өйгә керешкә. Итегенә олтан салып утыра Ир солтаны бераз бөрешкән. Бабай карчыккаен каршы алды Итекләрне алып кулына. Кидерде аларны әби аягына, Тезләнеп алдына тын гына. Башын күтәрде дә күзләренә бакты, Елмайды ул шундый иттереп. Карчык аның түбәтәен төзәтте Бизәген маңгаена туры китереп. Бу мизгелне тәсвирларга җитми сүзләр. Сөйләшәләр бары төсен җуйган күзләр. Кояш кебек балкый җыерчыклы йөзләр. Аңлый алар, алда аз калды шул көзләр... P. S. Бүген әби газны полный хутка якты. Үз юрганын да карты өстенә япты - Уйлый торгач, хәйләсен дә тапты. Мендәрен алып, бабай янына барып ятты. (Авторы билгесез)