Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

MaxКулинария. Тәм-Том Мәрьям

30,7кподписчиков
1,8кпостов

Описание

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям — это дружелюбный канал в мессенджере Макс, посвященный кулинарии и рецептам. Здесь вы найдете интересные блюда, секреты приготовления и полезные советы. Присоединяйтесь к сообществу любителей вкусной и здоровой еды, чтобы вместе учиться и делиться кулинарными открытиями.

Похожие каналы

Все каналы

Аналитика канала

Надёжная выборка
Подписчики
30,7к
сейчас
Прирост 30д
+1,5к
5,3%
Постов 30д
253
8,4 в день
Средние просмотры
14,2к
на пост
View Rate
46,3%
средний охват

Рост подписчиков

30д

Активность публикаций

Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
06121823
Постов за 7 дней
61
Лучшие часы
14:00
Нужна полная аналитика?

Охваты, вовлечение, лучшие посты, форматы контента и сравнение с категорией.

Открыть аналитику

Последние сообщения

Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Бүген 8 өшегән йомырка+3 йомырка сарысы белән эшләдем. Элек язылган рецепт. Бүген миксер белән болгаттым камырны, аннан соң гына кашык белән. Камырны да бау кебек тәгәрәтмәдем, тасмалар кисеп эшләдем. БАУРСАК (бавырсак, бауырсак, төш, чәк-чәк) Кабатлап куям. Рецепт язганчы әйтеп үтәсем килә, төш пешерәсе йомыркалар суыткычның(холодильник) катыру өлешендә булырга тиешләр, туңган йомыркалар. Алар нихәтле озак торсалар, шулхэтле уңу өлешедә яхшы. Тыктың, катты, иртәгә пешерү дигән сүз түгел. Минеке айлар буе тора. Икенчедән, камыр бүлмәдәге җиллелекне яратмый, камырның өске өлеше кибә, төшебезне майга салгач кабара алмыйча ярылачак. Тошне пешеп җиткәч майда озак тотмаска, камыр бик тиз майны сеңдерүчән. Тагы бер киңәш, 3,4 өлеш пешергәннән соң майны алыштыру,бу вакытта да камырга май исе керә. Пешергән ризыгыбызны әрәм итү генә була. Тошлэрне кайнар майга салмыйбыз, бары тик җылымса майга гына. Кичтән суыткычтан(мороз-ан) 5 йомырканы алдым, кабыгыннан арындырдым, юып алдым, йомырка кабыгы калмасын дип.Шул килеш төн чыкты, иртән эштән кайттым, миксерымны алдым, савытына 5 йомыркамны салдым, әйләндерергә куйдым. Йомырка сарылары таралып беткәнен күргәч, 2 туңмаган йомырканын сарысын гына салдым. Камырым бик матур, ап ак төскә керде, кабарды,озак әйләндерү шарт. Хәзер инде камырга куштым 1 аш калагы көнбагыш мае, чәй калагының очына чәй содасы алып, 9 %лы аш серкәсе (уксус) белән сүндерәбез дә, камырга салабыз,болгатабыз.Чәй содасын күп салып куймагыз, куп салынган очракта камыр пешкәч эче яшкелт кебек була. Чама белән генә әз әзләп иләнгән он салабыз, болгата барабыз. Камыр бик каты булмасын, кашыктан камыр аерылганчыга тикле болгатабыз. Камыр үзенә бертөрле тавыш бирә, җырлый дисәк тә була. Камырны ял иттерергә куябыз, өстен тастымал белән ябып, җил уйнамаслык җирдә тотабыз. Ял иткән камырны берәр кашык кына алып онлы кунага төшерәбез, кулны онга манчып, кунада камырдан баулар тәгәрәтәбез. Тәгәрәтеп бетергәч, бер озынлыкта кисеп чыгабыз. Газ плитәсе өстендә пешерәсе савытыбызга көнбагыш мае салабыз, газыбызны сүлпән генә тотабыз, маебыз җылы гына була. Хәзер инде кискән төшләребезне берәм - берәм сала барабыз. Төшләрем матур булсын өчен, майга салганда төшләремне кунада берәмләп тәгәрәтеп алып, салып бардым. Төшләр салынып бетте, газны әз генә ачабыз да, ярты стаканнын яртысы салкын су салабыз. Төшләр кабарып менүгә болгата болгата пешерәбез. Майдан иртә алмыйбыз, шиңәргә мөмкин. Икенче кат төшләрне салганчы майны суытам, су салам, төш салам, пешерәм. Суны ин мөһиме кайнар майга салмагыз, төш салганчы да ярый, төш салгач та ярый суны салырга. Майны мин беренче пешергәннең өстен сөзеп алам, төбен түшәм, тагы шул майны чиста табакка салам, май өстим, шулай пешерәм. Болай иткәндә май тиз күбекләнми. ___________________

Превью видео из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

үзебез өченгә, илһам килеп китте

Превью видео из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Превью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

эш барышы видеоларда

Превью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

юкарак бавырсак, төш пешереп алам

Превью видео из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

яңгыр әлегә хәтле юк, болытлаган

Превью видео из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Дуслар, юлдагылар сезнең өчен Сарман Чаллы юлы Янурыс авылы тирәсе диделәр ахрысы икенче юлдан кайтыгыз, барыгыз Туган тумачаларыгыз кайтасы барасы булса хәбәр бирегез Аудиториямә куясы булдым хэбэрне, я минем файдам тияр, курерсез фото, видеолар минеке түгел Болай да бензин юк чак, шуңа юлны, вакытны юкка сарыф итеп йөрү булмасын дип бүлешәм

Изображение из сообщения канала
Превью видео из сообщения каналаПревью видео из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

әйбәт килеп чыкса сезнең белән бүлешермен

Превью видео из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Хәерле иртә, җомга иртәсе белән, дуслар! Уңышлы көннәр! Эш кешесенең эштә булуы хәерле дип, эшкә озаттым Фәрит җаныйны термосларын тутырып, төенчекләрен төйнәп. Иртә торсам да мусор машинасын күрми калдым, (иртә килә микән шулай) Планда төш пешерү бүген, рекомендация төшерү, вак төяк

Изображение из сообщения канала
Аватар канала Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

Кулинария. Тәм-Том Мәрьям

күңел тула 👆тулаем җыр өстә

Превью видео из сообщения канала